Без Лаеш районына мобилизацияләнгән хәрбиләр махсус хәрби операция зонасыннан ике атнага ялга кайттылар дип хәбәр иткән идек инде. Нармонка авылында яшәүче егетләр туганнары белән очрашканнан соң үзләренә ярдәм итү пунктында якташларының нәрсә белән шөгыльләнүен карарга булдылар.
Алар маскировка ятьмәләренен ничек үрелүен , толстовкалар, плащ-палаткалар тегелүен, окоп шәмнәрен ясаганнарын карадылар.
- Без аларны күз яшьләре белән каршы алдык, барысын да күрсәттек һәм сөйләдек – дип уртаклаша хәрбиләребезгә ярдәм итүче активистлар. - Алар бу авыр эшне башкаручыларга рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев