Лаеш үз геройларын каршы ала
яңалыклар

Лаеш үз геройларын каршы ала

2023 елның 1 апрелендә Казанга махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы хәрби төркем кайтты.

Автор фотосы.

Үзәк стадион мәйданында ярты елдан артык мобилизация буенча хезмәт итеп чираттагы ялга лаек булган геройларны күп санлы туганнары һәм якыннары каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткәрләргә отпуск бирү турындагы боерыкка Россия Президенты Владимир Путин кул куйды, ул ярты елга бер тапкыр барлык катнашучылар өчен даими 14 көнлек отпуск билгеләргә кушты.

Ике зур автобус Татарстанның төрле районнарыннан матур, кыю егетләрне кунакка алып кайтты. Алар арасында Лаеш районыннан 11 герой бар. Хатыннары, дуслары һәм әти-әниләре белән  бергә аларны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм район җитәкчелеге каршы алды.

Очрашу шатлыклы һәм кул кысышучан булды. "Егетләр ничек хезмәт итәсез?" дигән сорауга алар гади һәм кыска җавап бирделәр: “Россиягә хезмәт итәбез!”.

Өйләрен сагынганга, барысы да туган якларына ашыктылар. Алда - ике атна ял итү һәм яраткан кешеләр белән бәхетле аралашу. Ватанны саклар өчен махсус хәрби операция зонасына кире кайтырга, дошманга каршы тору өчен көч җыярга кирәк.

Яхшы ял сезгә - безнең геройларыбыз!

 

 


Лаеш районы махсус хәрби операция махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы хәрби төркем кайтты.

Нет комментариев