Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш үзәк китапханәсендә Лаешның күрү сәләте буенча инвалидлар белән чара үткәрелде

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова сукыр кеше тормышында ак таякның роле, таякларның төрләре һәм киңлектә ориентлашу ысуллары турында искә төшерде.

Реабилитологлар Е. Казанцев һәм Р. Фәррахов начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен яраклаштырылган өстәл уеннары күрсәттеләр.

Тыңлаучылар телефон, сөйләм программасы һәм флеш плеер белән эшләү турында күп сораулар бирделәр. Юрист Тимур Колесников бушлай юридик консультация бирде.

Чараны чәй эчү белән тәмамладылар. Юрий Морозовны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. 

Очрашуда катнашучылар Лаеш үзәк китапханәсе директоры Любовь Кузьминага, баш китапханәче Елена Галимовага, әйдәп баручы китапханәче Анастасия Пажитновага чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе