Лаеш ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясенә Питрәчтән коллегалары килде
яңалыклар

Лаеш ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясенә Питрәчтән коллегалары килде

Кунаклар лаборатория мөдире Рәзинә Фаязова белән бергә Серология, Бактериология һәм Токсикология бүлекләренең эшен өйрәнделәр. Приборлар, җиһазлар һ. б. белән таныштылар.

- Очрашу эшлекле, дуслык шартларында узды, - дип шәрехләде Рәзинә Фаязова. - Ул ике оешма хезмәткәрләре өчен дә файдалы булды.

Питрәч коллегалары мондый очрашуларны үткәрүнең нәтиҗәлелеген һәм учреждениеләр арасында тыгызрак элемтә урнаштыру кирәклеген билгеләп үттеләр.

Очрашуда катнашучылар сөйли:

Фирүзә Фәсхетдинова: "Рәхмәт, хезмәттәшләр, шундый җылы кабул иткәнегез  өчен! Очрашу бик кызыклы үтте. Иң уңай тәэсирләр генә."


Лаеш районы Ветеренария Лаеш ветеринария берләшмәсе

Нет комментариев