Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районына эш башлаучы фермерлар киләчәк

Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәгендә эш башлаучы фермерлар мәктәбе үтәчәк.

Анда фермерлык эшен ачарга теләүчеләр, эш башлаган фермерлар һәм бер елдан аз эшләгән КФХ башлыклары катнашачак. Өч көн дәвамында (2021 елның 27 сеннән 29 октябренә кадәр) алар “Бизнесны эшләтә башлау”, “Үсеш юллары”, “Авыл хуҗалыгы бизнесын үстерү” юнәлешләре буенча укыячаклар.

Белем алу программасына  дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланып алынган QR- кодлары һәм COVID-19га каршы прививкаларын раслаучы яки соңгы алты ай дәвамында коронавирус белән авыру фактларын күрсәткән кодлары булган затлар кертелә.

Чараны оештыручылар:Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә эшләүче ТР яшьләр аграр берләшмәсе, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм агробизнес кадрларын яңадан әзерләү Татар институты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы матюшино лаешта реклама идел Яшьләр үзәге