Лаешта контракт буенча хәрби хезмәткә багышланган концерт узды
Районның иҗат коллективлары катнашында «Россияне йөрәк белән саклыйк» музыкаль-патриотик концерты бер сулышта узды.
Залда буш урыннар юк диярлек иде. Лаешта яшәүчеләр, техникум студентлары контракт буенча хәрби хезмәтне хуплау марафонында актив катнаштылар.
Аларны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Илдус Фатыйхович бик мөһим сүзләр әйтте:
— Быел без тагын да көчлерәк булдык. Ватаныбызны җиңү һәм саклау өчен без бергә булырга тиеш.
Район мәдәният йорты сәхнәсеннән дулкынландыргыч музыкаль әсәрләр яңгырады. Бүгенге көнгә иң актуаль тематикага багышланган бию композицияләре башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев