5,1 гектар мәйданда шәһәр тирәлеге объектын тапшыру агымдагы елның IV кварталында планлаштырыла.
Хәзерге вакытта көнкүреш техникасы кибете буйлап баскычлы төшү төзекләндерелә. Шулай ук Космонавтлар урамы буенча фонтаннан башлап Совет урамына кадәр җәяүлеләр өлешен бетон белән тутыралар.
Скверның үзендә чәчәк түтәлләре, ябык урын һәм ял итү урыннары урнашачак. Янәшәдә автомобильләр тукталышы өчен урыннар булдырылачак.
Объект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм “Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы" региональ программасы кысаларында төзелә.
Нет комментариев