Мәктәп ашханәсе танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде
Лаеш районында яңа уку елына 25 октябрь исемендәге совхоз поселыгында «Җиһазлар сатып алып, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блогын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында мәктәп ашханәсе ремонтланды.
Мәктәп директоры Надежда Шигапова башкарылган эш турында сөйләде.
"Мәктәп укучылары яңартылган аш бүлмәсен лаеклы бәяләрләр һәм пешекчеләр дә сөенеп эшләрләр дип өметләнәм. Кайнар цехның уңайлы урнашуы ашханә хезмәткәрләренә пешерүдән алып пычрак савыт-саба юуга кадәр барлык процессны заманча җиһазлар һәм технологик инвентарь ярдәмендә тиз һәм уңайлы башкарырга мөмкинлек бирә.
25 октябрь исемендәге совхоз авылы мәктәбендә 2023-2024 уку елында 124 укучы парта артына утырачак. Балалар яңаруны көтәләр. Мәктәп ашханәсендә җиһазларны алыштырып капиталь ремонт ясалган. Әзерләү цехы кайнар цехтан аерылган. СанПиН нормаларына туры китереп кирәкле инвентарь, азык-төлек чималларын саклау өчен складлар һәм яшелчә цехы яңартылган һәм җиһазландырылган. Ашау һәм аны әзерләү өчен савыт-саба да алыштырылган.
100 кешегә саналган ашханәдә үз стиле барлыкка килде: стеналар яшел-кызгылтсары төсләргә буялган. Стеналарда мәктәп ашханәсендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм кайбер продуктларның рус һәм татар телләрендәге файдасы турында белешмә барлыкка килде.
Кухнядагы суның сыйфаты күп нәрсәгә бәйле, шуңа күрә аны чистартуга зур игътибар бирелә. Заманча су җылыткыч — мәктәп ашханәсе өчен кирәк. Яңа заманча зур ит кисүче һәм ашханә комбайны, пычак стерилизаторы һәм яшелчә кисү-чистарту машинасы барлыкка килгән.
Барлык җитештерү өстәлләре, сыйдырышлы раковиналар, юыну ванналары, әзер ризык тарату стойкасы һәм эш өслеге тутыкмый торган корычтан эшләнгән. Биналарның функциональлегенә бәйле рәвештә, барлык цехлар стеллажлар, заманча көнкүреш һәм җитештерү техникасы белән җиһазландырылган.
Республика программасы кысаларында, Лаеш районының өч мәктәбенә дәүләт бюджетыннан 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев