Махсус хәрби операция зонасына посылкаларны ничек бушлай җибәрергә
яңалыклар

Махсус хәрби операция зонасына посылкаларны ничек бушлай җибәрергә

Хатларны китерү белән РФ Кораллы көчләренең фельдъегер-почта элемтәсе бүлекчәләре шөгыльләнә. Татарстан хәрби комиссариатында катнашучыларга бушлай посылкалар һәм хатлар җибәрү мөмкинлеге барлыгын искәрттеләр. Хатларны китерү белән РФ Кораллы көчләренең фельдъегер-почта элемтәсе бүлекчәләре шөгыльләнә.

«Россия Почтасы генераль директорының 2023 елның 28 апрелендәге боерыгына ярашлы рәвештә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр адресына 10 килограммга кадәр авырлыктагы эчке посылкалар җибәрү түләүсез нигездә оештырылган. Посылканы Россия Почтасының теләсә кайсы элемтә бүлегеннән җибәрергә мөмкин», — дип сөйләде «Татар-информ» га ТР Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин.

Бушлай посылкаларны почта бүлекчәләрендә генә рәсмиләштерергә мөмкин. Операторга җибәрүне ачык килеш тапшырырга кирәк. Бер кеше рәсмиләштерә алган посылкалар саны чикләнмәгән, әмма һәрберсенең авырлыгы 10 килограммга кадәр булырга тиеш.

Хат гади почта конвертында җибәрелә. Хатларда һәм посылкаларда адресны үрнәк буенча язарга кирәк:
индекс 103400, «город Москва-400» дип язарга, ФИО һәм хәрби часть номеры.

Хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулы мәгълүматны Россия Почтасының контакт үзәгендә 8 800 100 00 00 телефоны аша төгәлләштерергә мөмкин.


Лаеш районы махсус хәрби операция СВОга ярдәм

Нет комментариев