Минималь хезмәт хакы 2024 елда яшәү минимумыннан 14,2 %ка артып китәчәк
Бу мәгълүматларны РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтиярова җиткерде.
Закон проектына аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, «Минималь хезмәт хакы 2024 елның 1 гыйнварыннан 19 242 сум күләмендә билгеләнә (үсеш 18,5%). Узган ел уртача хезмәт хакы белән чагыштырма 47,7% ка кадәр артачак.»
Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, «Россия Президентының бу йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 4,8 млн кешенең хезмәт хакы артачак».
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев