Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар

Гриппка каршы беренчеләрдән булып Республика Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина инъекция ясады. Аны урынбасарлары Любовь Авдонина, Марина Прокофьева һәм Юлия Булатова хуплый.

Бу хакта «Татар-информ» га ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Алар хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең 82 проценты прививка ясаган, бу — 146 кеше. Хезмәткәрләр арасында вакцинация дәвам итәчәк.

«Исегезгә төшерәбез, хәзер вакцинация өчен иң уңайлы вакыт. Гриппка каршы прививка ясатканнан соң иммунитет 10-14 көннән соң инфекциядән саклану өчен җитәрлек дәрәҗәгә җитә. Вакцинация авыруның авыр барышыннан, үлемнән һәм катлауланулардан саклый», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Бүген прививкаларны яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада ясарга мөмкин. Вакцинация бушлай үткәрелә, бары тик паспорт һәм ОМС полисы гына кирәк.

«Идарә предприятие һәм оешма җитәкчеләренә үз хезмәткәрләре турында кайгыртырга һәм аларны вакытында гриппка каршы прививка ясарга киңәш итә. Эш урынында хезмәткәрләрне вакцинацияләү өчен территориаль поликлиникадан прививка бригадаларын чакырырга мөмкин», — дип өстәделәр ТР кулланучылар күзәтчелегенең Роспотребнадзорында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы грипп прививка