Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Росреестр физик затларны тикшерүне яңадан башлап җибәрә

Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе физик затлар тарафыннан җир законнары үтәлешен тикшерүне яңадан башлап җибәрде.

Гражданнарны, юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү өчен вакытлыча мораторий агымдагы елның 18 мартыннан кертелде.

Росреестрда билгеләп үтелгәнчә, эпидемиологик хәл шартларында күзәтчелек чаралары процедурасы барлык санитар-гигиена таләпләрен үтәп башкарылачак, шул исәптән битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри кулланып һәм социаль дистанцияне саклап. Җир законнарын үтәүне тикшерү материалларын карау кысаларында гражданнар кабул итү, Авангард урамы, 74нче йорт адресы буенча, 7нче подъездда, социаль дистанцияне саклау мөмкинлеге өчен, 1 сәгать интервал белән үткәрелә. Шәхси контактларны минимальләштерү, шулай ук җитмәгән документларны zemcontrol@mail.ru электрон почта адресына алуның дистанцион алымнарын куллану хисабына да ирешеләчәк.

Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Гатин хәбәр иткәнчә, җир законнарын үтәүне тикшерүнең төп бурычы – хокук бозуларны кисәтү. Җир законнарын бозу очраклары ачыкланганда, дәүләт инспекторлары тарафыннан тикшерү акты төзелә, һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тулы чаралар күрү максатында ачыкланган бозуларны бетерү өчен билгеле бер срок белән бетерү турында күрсәтмә бирелә. Җир законнарын бозучыга тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАПка ярашлы төстә административ йогынты ясау чарасы кулланыла. Бу әле җир законнарын бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән эшләрнең беренче этабы гына.

Алга таба дәүләт инспекторлары ачыкланган бозуларны бетерүне күзәтәләр һәм, бозучы тарафыннан элек ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән очракта, административ материаллар төзелә һәм гаепле затларны дәүләт җир күзәтчелеге органының законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту өчен судка җибәрелә.

Бары тик ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәннән соң гына дәүләт инспекторы күрсәтмәсе үтәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росреестр Лаеш районы лаешта реклама Хокукый ликбез