Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан укучыларын “Имин көпчәк-2022” Бөтенроссия конкурсында җиңүләре белән котлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе үзенең рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.
Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясе белән уртак утырыш кысаларында узды. Калуга шәһәрендә узган конкурс нәтиҗәсендә Татарстан ЭЭМ командасы беренче урынны ала.

Татарстан Республикасыннан Казанның 177нче лицее укучылары катнашты: Кашицын Даниил, Саватеев Даниил, Черненькая Даниэлла, Денисова Анастасия. Укучылар тренерлар Сафина Алинә һәм Абзалова Ләйсән белән чыгыш ясадылар.
Нет комментариев