Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында урнашкан Татарстан Дәүләт архивы бинасында булды
Монда кәгазь һәм аудиовизуаль документларны саклау өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.
Рөстәм Миңнеханов уку залын, генеалогик характердагы сорауларны үтәү бүлеген, кулъязмаларны реставрацияләү үзәген, архив документларын саклауны карады.
Татарстан Рәисенә архив ведомствосы гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләделәр. Алар арасында электрон рәвештә эксперт-тикшерү комиссиясен үткәрү, халыктан ел саен 44 меңнән артык килә торган запрослар белән эшләү, документларны реставрацияләү һ.б., моннан тыш, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә «Истәлек» балалар мәгариф проекты эшләнгән.
Бүгенге көндә архивларда саклана торган эшләр күләме буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында икенче урында тора — бу 5 миллион 993 мең саклау берәмлеге.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Рөстәм Миңнехановка киләчәккә планнары турында хәбәр итте. Бу, аерым алганда, архив эшенә ясалма интеллектны актив кертү һәм аудиовизуаль документлар өчен архив булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев