Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырды
яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырды

Россиядә 2024 елда төзекләндерү планына керәчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны проектта актив катнашырга чакырды.

Тавыш бирү кайсы көнгә кадәр барачак?

31 майга кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.

Тавыш бирү кайда уза?

- Тавыш бирү өчен республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керергә кирәк.

Тавыш бирүдә ни өчен катнашырга кирәк?

- Паркларны, скверларны һәм башка шәһәр мохите объектларын, «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын үзләре билгеләү өчен, алар өстенлекле тәртиптә яңартылачак.

-Республикага     җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә бүлеп бирелә торган акча күләме авыш бирү нәтиҗәләренә, шул исәптән аның катнашучыларына да бәйле булачак. Бу бик яхшы проект. Әлеге эш тормышка сыйфатлы ашырылыр дип өметләнәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен

Татарстанда 1 млн кеше программаның 3 елында яңа йортлар иясе булды

Автор фотосы.


Лаеш районы Рөстәм Миңнеханов онлайн-тавыш бирү

Нет комментариев