Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итүдә Рождественодан «Русская душа» ансамбле катнашты.
Бу хакта Рождествено авыл мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәнова сөйли.
«Русская душа» халык вокаль ансамбле Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Галиәсгар Камал театры һәм Кремль янындагы ике мәйданчыкта чыгыш ясады.
Без шулай ук Бауман урамында гармунчылар парадында катнаштык. Безнең коллектив «Уйна, гармун!» Республика халык иҗаты бәйрәме фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев