Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Сайлауда Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллион имза җыйганнар

2024 елда сайлауда Владимир Путинның үзен-үзе президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллионнан артык имза җыелган.

Ул искәрткәнчә, имза җыю 2023 елның 23 декабрендә башланды һәм закон буенча гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Лысенко билгеләп үткәнчә, волонтерлар беренче җыелган документларны үзәк штабка 30 декабрьдән китерә башлады — монда документларны тикшерәләр, аларны юридик хезмәт эшкәртә, аларны саныйлар.

Закон буенча, үзен-үзе тәкъдим итүчегә сайлауда кандидат булып теркәлү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, шул ук вакытта һәр төбәктә 7,5 меңнән артык түгел.

Мәскәүдә Үзәк сайлау штабына 2024 елда Президентны сайлауда Путин кандидатурасын хуплап Татарстаннан имза җыю кәгазьләренең беренче партиясен китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сайлаулар В.В. Путин