Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

«Семрук» бистәсе Лаеш шәһәре көненә килгән кунакларны каршы алды

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проекты буенча алынган 70 миллион сумлык грант ярдәмендә Лаешта «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластерын төзекләндерү мөмкин булды.

Аны ачуга, Лаеш шәһәре көнендә, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты һәм Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге кунаклар делегациясе килде. Семрукка Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Республикасы һәм безнең муниципаль район җитәкчеләренең тулы командасы, дини конфессияләр вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килде. Лаеш районының алыштыргысыз баш экскурсоводы һәм Гавриил Державин исемендәге музей директоры Фәридә Мортазина кунаклар өчен легендар фильм төшерелгән урыннар буенча кызыклы экскурсиясе үткәрде. 

Кунаклар Семрукның соңгы вакытта ничек үзгәрүен билгеләп үттеләр. Уңайлыклар юллардан башлана. Хәзер Семрукка барып җитү авыр түгел. Барлык юллар да төзекләндерелгән, ә авылның үзендә территория вак таш утраулары белән матур аралашкан клинкерлы брусчатка белән җәелгән. Ныклы агач токымнарыннан ясалган баскычлар ярдәмендә төшү бик уңайлы. Өстән карау өчен уңайлы мәйданчыклар барлыкка килгән. Балалар турында да кайгыртканнар —балалар өчен матур уен зонасы инде үзенең беренче яшь кунакларын көтә. Яңа төзелгән бинада кафе эшләячәк. Махсус җиһазландырылган мәйданчык-сәхнәдә теләсә нинди чаралар үткәрергә мөмкин. Территориядә кичке яктырту, күп эскәмияләр, ял итү урыннары каралган.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү өчен барлык корылмалар инсталляцияләре дә кагылгысыз булып кала. Бу инде тарих. Ил тарихы, Лаеш районы һәм «Ак таулар» дип аталган гадәттән тыш матур урын тарихы.

«Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластерын булдыруга башлангыч бирелгән. Гасырлар буе үскән наратлар, гадәти булмаган төстәге кыялы таулар, елганың тыныч өслеге... Лаеш районының иң романтик урыннарының берсе туристларны һәм шәһәребез кунакларын җәлеп итү ноктасы булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Семрук