Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

СВОда катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламаларга хокуклы

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт ярдәм итә. Ярдәм чараларының берсе — СВОда катнашу чоры икеләтә стажга исәпләнә. Бу хакта һәм башка ярдәм чаралары турында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

— Махсус хәрби операциядә катнашу чоры икеләтә стажга исәпләнә. Шулай ук елына 3,6 пенсия коэффициенты арттырылачак, — дип аңлатты Эдуард Вафин. — СВОда катнашу чоры озак стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак.

Нәтиҗәдә, картлык буенча иминият пенсиясенә хокук пенсия яшеннән ике елга иртәрәк барлыкка килергә мөмкин, әмма ир-атлар 60 яшьтән, ә хатын-кызлар 55 яшьтән дә иртәрәк түгел.

Бу ташламадан 42 еллык иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.

Искәрмәләр каралган.

СВОда катнашып инвалидлык алган сугышчыларга дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык пенсиясе билгеләнә:

— беренче төркем инвалидлары 21,4 мең сум күләмендә пенсия ала, 

— икенче төркем-17,8 мең сум, 

— өченче төркем-12,5 мең сум. 

Ләкин: сугышчы 18 яшькә кадәрге балаларны яки 23 яшькә кадәрге балалар тәрбияләсә, яки алар көндезге уку йортында укыса пенсия күләме арта. Өстәмәне инвалидлык буенча билгеләнгән пенсиянең күләменә карап билгелиләр, әмма өч кешедәндә артык түгел.

Монда тулырак укыгыз.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләре, ташламалары һәм түләүләре турында күбрәк белү heroes-tatarstan. ru да яки 117 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция