2023 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә законсыз чүплекләрне бетерү буенча беренче урынны алды.
Россельхозүзәк мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә төбәктә 163 чүплек бетерелгән.
Россиядә барлыгы 1 мең гектардан артык мәйданлы 1 945 калдыклар җыю урыны ачыкланган. 1 125ен бетерү мөмкин булды.
«Аларның күпчелеге инспекторлар тарафыннан ачыклана, һәм җирдән файдаланучыларга чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтүләр игълан ителә. Проблема игътибарга алынмаса, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла», — дип ассызыкладылар ведомствода.
432 чүпләнгән территория җирле үзидарә органнары җирләрендә урнашкан. Аларның 264е юк ителгән.
Нет комментариев