Яшьләр министры мәгълүматлары буенча, 2023 елның җәенә мондый балалар өчен юлламаларга ихтыяҗ 6433 тәшкил итә.
Татарстан өстәмә рәвештә 11,16 млн сумны махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен сәламәтләндерү оешмаларына юлламаларга ата-ана взносын каплауга җибәрәчәк. Бу хакта республиканың яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итә.
Аның мәгълүматлары буенча, 2023 елның җәенә мондый балалар өчен юлламаларга ихтыяҗ 6433 тәшкил итә. Сан республика районнары һәм шәһәр округларыннан гаризалар нигезендә формалаштырылган.
«Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 10 маендагы 21462-МР номерлы карарына ярашлы рәвештә, әлеге юлламалар буенча ата-ана взносы бәясен каплау өчен 11,16 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелә», — диелә документта.
Садыйков сөйләвенчә, хәзерге вакытта әлеге категориядәге 257 бала балалар сәламәтләндерү оешмаларына җибәрелгән инде. Катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга ял итү өчен ярдәмне алдагы елларда да саклап калу планлаштырыла.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының „Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру турында“ 2020 елның 29 апрелендәге 346 номерлы карарына үзгәрешләр проекты әзерләнә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Нет комментариев