Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан Республикасы көне алдыннан Лаеш районының өч җирлек башлыкларына Рөстәм Миңнеханов автомобиль ачкычларын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычларын тапшырды. Лаеш районыннан өч авыл җирлеге башлыгы Рәиснең югары бәясенә лаек булды — Никольский поселогы башлыгы Александр Пашагин, Сокуры поселогы башлыгы Руслан Газизуллин, Чирпы поселогы башлыгы Рушан Зотин.

Татарстан Республикасы көненә багышланган ачкычлар тапшыру тантанасы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. 
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә җирлек башлыкларының эше тырыш, катлаулы булуын билгеләп үтте. 

— Барлык катлаулыклар — федераль, республика һәм район дәрәҗәсендәге барлык хаталар, сезнең өскә төшә, — диде Рәис, муниципалитет вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. 

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов республика муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү турында сөйләде:

— Әлбәттә, бу безнең эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт!

Белешмә өчен:

Смотр-конкурс җиңүчеләренә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында Lada Niva Travel (97 данә) һәм Sollers Atlant автобуслары (өч данә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Рөстәм Миңнеханов