яңалыклар

Татарстан Республикасы халкы “122” номерына өлешчә мобилизацияләү мәсьәләсе буенча 37 меңнән күбрәк шалтыраткан

“122” бердәм хезмәте эшли башлаганнан бирле 2020 елның 25 ноябрендә Татарстанлылардан 1 438 437 шалтырату килгән

2021 елның 14 февраленнән “122” номерына шалтыратып Covid-19 вакцинациясенә язылып була. Бүгенге көндә бу хезмәттән республиканың 32 439 кешесе файдаланган.

2022 елның 22 сентябреннән “122” хезмәте өлешчә мобилизацияләү сораулары буенча шалтырату кабул итә башлады. Бу сорау буенча 37 152 кеше мөрәҗәгать иткән.

Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябреннән 28 октябренә кадәр үткәрелде. РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, ирекле һәм резервтагыларны исәпкә алып, бу чорда 318 мең кеше хезмәткә киткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 октябрьдә Татарстан өлешчә мобилизацияләү буенча Оборона министрлыгы йөкләмәсен тулысынча үтәде, дип белдерде.


Лаеш районы мобилизация 122 номеры

Нет комментариев