«Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проектында Лаеш районының кул остасы катнашты
яңалыклар

«Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проектында Лаеш районының кул остасы катнашты

Кече Елгадан Рәвилә Вәлиуллинаны укучыларыбыз җирле театрның талантлы режиссеры, сүз остасы буларак белә. Инде ул үзен кул остасы итеп тә күрсәтте, аның кул астыннан матур чигү үрнәкләре дә чыга.

Без Равилә Вәлиуллинаның «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» зур Республика проектының бер өлеше булган Лаеш районы картасын чигүен яздык инде.Чигелгән карта

Татарстан Республикасының 43 районында һәм ике шәһәр округында осталар территориаль һәм мәдәни үзенчәлекләре булган Татарстан картасының үз фрагментларын төзеделәр. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында уздырылган бу масштаблы проектның максаты — Татарстан Республикасының күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.чигелгән карта

Болгарда 23 июльдә «Яңарыш: заманча укылышта эпос» фестивале кысаларында ТРның чигелгән картасын тәкъдим итү тантанасы һәм муниципаль районнарның традицион чигелгән сөлгеләре күргәзмәсе узды.чигелгән карта

Карта чигүче барлык осталарга мәдәният министры рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Кече Елга авылыннан Равилә Вәлиуллина да бар иде.чигелгән карта

Равилә Баһаутдиновнаны проектның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз!


Лаеш районы кече елга Татарстанның чигелгән картасы

Нет комментариев