“Нерест” комплекслы оператив-профилактик операция республикада 25 апрельдән 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Апрельнең соңгы сишәмбесендә Татарстанда балык тотуга чикләүләр үз көченә керәчәк.
Балык заводлары өчен сәнәгать балык тотуны тулысынча тыю каралган. Ә балык тотарга яратучылар өчен чикләүләр белән рөхсәт ителәчәк.
Балыкчыга ярдан гына ике ыргактан артык булмаган бер кармак белән генә балык тотарга мөмкин булачак.
“Нерест” операциясе вакытында контроль-күзәтчелек чаралары республиканың барлык сулыкларында үткәреләчәк.
Нет комментариев