Быел “Имин сыйфатлы юллар” милли проектын тормышка ашыруга барлыгы 11,2 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстанда быел “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты буенча 36 күперне торгызу планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» га ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.
"2024 ел ахырына кадәр республикада милли проект күрсәткечләренә ярашлы рәвештә 3,6 мең метр озынлыктагы күперләрне норматив хәлгә китерергә кирәк. Ким дигәндә 58 күпер файдалануга тапшырылачак”, — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Мәсәлән, Чирмешән районында 130,3 метр озынлыктагы Олы Чирмешән елгасы аша, Балык Бистәсе районында 96,4 метр озынлыктагы Шумбутка аша һәм Әлмәт районында 96,2 метр озынлыктагы Степной Зай аша күперләр ремонтланачак.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев