Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда «АвтоВАЗ» өчен шасси детальләрен локальләштерелгән җитештерү башланды

Фото чыганагы frprf. ru. «Джошкуноз Алабуга» компаниясе Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «АвтоВаз» өчен шасси детальләрен серияле җитештерүне башлап җибәрде.

Гомуми инвестицияләр 1 млрд сумнан артып китә, шуларның 500 миллион сумын сәнәгатьне үстерү федераль фонды (ФРП) «комплектлаучы эшләнмәләр» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә бирә.

Моны сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы заем ярдәмендә тормышка ашырырга мөмкин булды.

ФРП кредитын җәлеп итеп, компания югары технологияле җиһазлар сатып ала һәм шассиның бербөтен штампланган һәм составлы металл детальләрен (суспензияләр һәм күперләр) чыгаруны җайга сала. Проект куәтенә чыкканнан соң җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 14 миллион деталь тәшкил итәчәк. Җитештерүне локальләштерү 100%, — дип хәбәр итә сәнәгатьне үстерү фонды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Автоваз