Татарстанда эсселек аркасында электр энергиясен куллануның яңа рекорды куелды
Татарстанның энергия системасында 7 августта эссе һава торышы аркасында электр куәте куллануның яңа рекорды куелган — 4 163 МВт. Бу 2022 елның 8 августында булган рекордтан 28 МВт артык.
Бу хакта НТР 24 телеканалы «Система операторы» хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.
Яңа максимум көндезге сәгать 3тә теркәлгән. Бу көнне уртача тәүлеклек температурасы +24,4 градус тәшкил итә.
7 августта илнең тагын 17 төбәгендә электр энергиясен куллану максимумына ирешелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев