Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда фельдшерларга ярдәм итү өчен 1600 авыл кешесе укытылачак

Уку сентябрьдә медицина көллиятләрендә башланачак.

Фото: © Абдул Фәрхан / «Татар-информ»

Татарстанның һәр ФАПында фельдшер ярдәмчесе булачак, моның өчен 1600 авыл кешесен укыту планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бу — кече шәфкать туташы, ул ФАП булган урыннарда фельдшерларның кадрлар дефицитын тутырачак һәм алты ай дәвамындагы кыска курстан соң эшли башлаячак», — дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миннуллин.

Татарстан бу практиканы Оренбург өлкәсендәге хезмәттәшләреннән күрде, һәм сәламәтлек саклау министрлыгы аның кайбер өлешләрен үзләштерергә карар итте.

Уку сентябрьдә медицина көллиятләрендә башланачак. Фельдшер-акушерлык пункты булган һәр авылдан бер кандидат җибәреләчәк. Аның яшь кыз булуы яхшырак, әмма сәламәтлек саклау Министрлыгында барлык вариантларны да карыйлар, җенес һәм яшь буенча чикләүләр юк.фап

Фото: «Татар-информ»

Укудан соң алар фельдшер белән дә, фельдшерсыз да эшли алачак.
«Фельдшер ярдәмчесе бурычларына цифрлаштыру компонентлары кертеләчәк, ягъни интернет белән эшләргә кирәк булачак. Ул участок терапевтына үзәк район хастаханәсенә тапшырылачак күрсәткечләрне кертәчәк, бу шикәр дәрәҗәсе, кан басымы, пульс, сатурация, электрокардиограмма күрсәткечләре», — дип билгеләп үтте министр.

Быел Татарстанда 22 фельдшер-акушерлык пункты, Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы офисы төзү, шулай ук ике учреждениедә капиталь ремонтлау планлаштырыла, дип хисап бирде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы фап