Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда ярминкәдә ун көн эчендә фермерлар 789 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саткан

Ярминкәләрне оештыруда 35 муниципаль район катнашты, 9477 транспорт берәмлеге җәлеп ителде.

«Ун ярминкә нәтиҗәләре буенча 7315 тонна яшелчә, шул исәптән 4528 тонна бәрәңге, шулай ук 457,3 тонна сөт, 548,8 тонна шикәр, 770 тонна ит, шул исәптән 443,4 тонна сыер ите сатылган», — дип билгеләп үтелде азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә эшли башлады һәм 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм республиканың 26 районында төрле вакыт белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хуҗалыгы ярминкәләре