Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты инструкторы, махсус хәрби операциядә катнашучы Егор фронт көннәре турында сөйләде

Егор махсус хәрби операциядә аның беренче көннәреннән үк катнаша. Ул Чернигов юнәлешендә Артиллерия гаскәрләре составында сугышкан. Аннан 2023 елның җәендә кайтты.

Без артиллерия, ә бу беренче эшелон түгел, шуңа күрә безГӘ спецназ, пехота һәм башка гаскәрләргә караганда җиңелерәк булды. Без бер тапкыр гына атыш коралы белән ут астында булдык, әмма атыш һәм миналар астында да даими рәвештә бурычларны үтәдек. Бервакыт мин үлемнән бер адымда гына калдым", — дип сөйли башлады Егор.

Үзенә буйсынган сугышчылар белән бергә Егор пехота белән сакланган бер поселокта туктала. Анда ике ишегалды һәм бер генә урам булган. "Күченгәндә без гел хәрәкәттә идек, шуңа күрә техникада йокладык. Кузов тулы артиллерия снарядлары — тәгәрмәчле бомба. Әгәр дә ул машинага ут эләксә, аннан бернәрсә дә калмый. Ул көнне безне миномет аулады. ВСУлар тирә-якка йөрделәр: әле бер яктан әле икенче яктан аттылар. Шуңа күрә авылдагы бер йортның базында урнашырга карар иттек, шулай йоклау да тынычрак",-дип дәвам итте ул.

Иртән Егор һәм аның сугышчылары янында мина шартлый, чирәмгә ут каба. Хәлне бәяләп, Егор кешеләрне коткару өчен утны сүндерергә кирәклеген аңлый. Мин баздан күтәрелдем, кинәт көчле шартлау ишетелде — мина баздан чыгудан берничә метр ераклыкта шартлады. Аллага шөкер, ярты секунд элек сугышчыларымның берсе мине аякларымнан көч белән тартып алды. Мин егылдым, бәрелдем, ләкин исән калдым. Соңыннан чыккач, шул снарядның җимерекләрен һәм кисәкләрен күрдек. Алар кул зурлыгында иде, йортның калдыкларын да, коймаларны да, хәтта ишегалдында үскән агачны да ярган«, — дип сөйләде Егор.

Егор сүзләре буенча, сугыш булуга карамастан, кызыклы тарихлар һәр адымда була. Генерал сугышчыларның көнкүрешен һәм сугышчан рухын тикшерү өчен килергә тиеш булган. Барысы да устав буенча булсын өчен, ашыгып әзерләнә башладылар. «Барлык хәрбиләр, әлбәттә, йөгерәләр, барысы да мәшгуль. Кинәт, тәртип урнаштыруның иң кызган вакытында, күрше урманнан исерек ВСУ кешесе килеп чыга. Чын дошман, әмма берүзе һәм коралсыз. Куркыныч, җен кебек пычрак, кырынмаган. Әйтерсен бу урманда аны берничә елга онытканнар », - дип дәвам итте Егор. Генерал инде күпмедер сәгатьтән килергә тиеш, ә монда шундый хәл.
Егор әйтүенчә, сугышта төрле хәлләр була һәм геройлар турында хикәяләр дә күп, һәм көлкелеләре җитәрлек. Еш кына рәхәтләнеп Егор хезмәттәшләре белән иңгә-иң куеп сугышканнарын һәм бергә көнкүрешне җайга салганнарын искә ала.

Гаскәрләребезнең зур һөҗүме барганда, без даими рәвештә хәрәкәт итә идек. Тәэмин итү безнең арттан өлгермәде, һәм бу ВСУ өчен өстенлекле максатларның берсе иде. Шуңа күрә кайвакыт үз-үзеңә ризык табарга һәм үзеңә урнашырга туры килә иде. Без җирле кешеләрдән трактор прицепын сорадык — аннан күчмә мунча ясадык. Барысы да булды — кайда юынырга, кайда кер юарга — бернинди проблема юк. Азык таптык: куян, ауладык Менә шундый көндәлек тормыш безнең сугышчыларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция гуманитар ярдәм