Татарстанда хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбән булган мең ярым предприятие ачыкланган
Күпчелек очракта (72%) закон нигезендә билгеләнгән күләмнән түбәнрәк хезмәт хакы түләү тулы булмаган ставкага эшкә кабул итү белән бәйле.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәлне аңлатты.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, ачыкланган очраклар нәтиҗәләре буенча 341 хезмәткәргә 1 100 сум акча исәпләнгән, салым түләүләре суммасы 217,7 мең сум тәшкил иткән.
Гомумән алганда, быелның 7 аенда территориаль комиссияләр утырышларында 2 000нән артык оешма тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев