Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстаннан дүрт вәкил Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде

Татарстаннан дүрт вәкил Россия Президенты вазифасына кандидат буларак гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде. 346 кешедән торган тулы исемлек РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында дөнья күргән.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстаннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча «Я смогу» коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салучы Марат Ильясов һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов Путинның ышанычлы затлары булды.

Россия лидерының ышанычлы затлары исемлегенә күп кенә мәдәният һәм спорт эшлеклеләре керде. Алар арасында элегрәк РБК чыганаклары телгә алган режиссер Никита Михалков, артист Сергей Безруков, җырчы Shaman (Ярослав Дронов) һ.б. бар.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа президентлык срогына Владимир Путин кандидатурасын хуплап 7,5 мең имза җыюны инде Яңа елга ук төгәлләргә ниятлиләр.

Россия Президентын сайлау өч көн — 2024 елның 15-17 марты — дәвам итәчәк. Үзәк сайлау комиссиясе аңа әзерләнү буенча чараларның календарь планын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы В.В. Путин