Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары лагерьларда бушлай ял итә алачак
«Балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру турында» гы карарда үзгәрешләр көтелә һәм хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстанда мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен бушлай ял оештырырга телиләр. Татарстан Министрлар Кабинеты карарының тиешле проектын республика Яшьләр министрлыгы эшләде.
«Балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру турында» гы карарда үзгәрешләр көтелә һәм хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан лагерьларда балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү өчен ата-аналар түләүләре алынмый» дигән пунктны үзгәртергә, аны мобилизацияләнгән һәм күрсәтелгән ведомстволарның хезмәткәрләре гаиләләрендәге балаларга багышланган абзац белән тулыландырырга тәкъдим ителде.
Алар өчен сменаларны оештыру белән Татарстан Яшьләр министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау һәм спорт министрлыгы, шулай ук муниципаль районнар башкарма комитетлары шөгыльләнәчәк. Бу балаларның ял итүе өчен акчалар җирле бюджетлардан бүлеп биреләчәк. Мондый профильле сменаларны һәм төрле тематик юнәлештәге сменаларны оештыруга киткән чыгымнарның 85 проценты Республика бюджетыннан финансланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев