ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары «Үзебезнекеләр турында кайгырту» проектын тормышка ашыру турында сөйләде
Айгөл Сабирова «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә өч меңнән артык сугышчы балаларының ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә җәйге лагерьларда ял итүләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, министрлык тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларының берсе — мобилизацияләнгәннәрнең балаларына сәламәтләндерү ялы өчен юлламалар бирү.
«Узган җәйге сезонда ТР Рәисе ярдәме белән өч меңгә якын бала ял итте. Аларны Татарстанда урнашкан лагерьларга, шулай ук Кара диңгезгә — Кырымга җибәрделәр», — дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев