Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Усадыда онлайн-коммерция буенча укулар үтте

Чара кече һәм урта эшкуарлык милли проекты кысаларында «МСП» цифрлы платформасында алдан теркәлү буенча узды. Укытуны ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән Усады авылы технопаркында «Минем бизнес» үзәге үткәрде.

Экспертлар һәм спикерлар Айдар Идрисов һәм Роман Зубарев e-commerce мәйданчыкларының мөмкинлекләре, товарны урнаштырыр алдыннан исәпкә алырга кирәк булган факторлар турында сөйләделәр. Онлайн-сатуларны оештыру һәм үстерү максатыннан интернет киңлегендә бренд үсеше темасы кагылды.

Онлайн-кибет безнең өчен гадәти хәлгә әверелде, ә экспертлар киләсе берничә елда онлайн-сату платформаларында эшмәкәрләр санының артуын фаразлый. Шуңа күрә хәзерге һәм башлангыч бизнесменнарга интернет аша сату базарын үзләштерергә кирәк. Шулай ук үз сегментында товарлар исемлеген масштабларга һәм тәкъдим итәргә өйрәнергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы