Җәй көне «Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күп кенә яңа нәрсәләр белә
җәмгыять

Җәй көне «Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күп кенә яңа нәрсәләр белә

Нәкъ менә җәй көне балалар ел буена сәламәтлек заряды ала. Балалар бакчасына йөрүчеләрнең дә шундый мөмкинлекләре бар.

Тәрбияче Миләүшә Мөхәммәтҗанова мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күреп танып белү сәләтен үстерүче тематик көн үткәрде. Балалар саф һавада күп йөрделәр һәм тирә-юньдәге дөньяны күзәттеләр. 

Аннары тәрбияче «Солнышко» төркеме балалары белән бөҗәкләр турында, аларның табигатькә һәм кешегә нинди файда китерүләре турында сөйләште. Балаларга пластилиннан матур тамга тутый (божья коровка) ясау мөмкинлеге бирелде!


Лаеш районы «Рябинка» балалар бакчасы

Нет комментариев