Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Акчаларны билгеләнеше буенча тоту зарур

Лаеш районы контроль-хисап палатасы район бюджеты үтәлешен күзәтә.

Муниципаль милектә булган милеккә идарә итүне һәм аннан файдалануны контрольдә тоту да аның бурычына керә.

Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләрдән юлларны ремонтлауның сыйфатсыз булуына шикаятьләр килә башлагач, монда 2020 елда һәм 2021 елның үткән чорында дәүләт һәм муниципаль милекне, бюджет акчаларын файдалануны тикшерергә булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре турында Лаеш районы исәп палатасы рәисе Николай Федонин сөйли.

Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелган үзара салым һәм республика биргән акчаларга Караишево авылының Мәктәп һәм Солнечный урамнарында юл капламын ремонтларга булалар. Подрядчы заказны вакытында үтәгән, әмма авыл халкы аның сыйфатыннан канәгать түгел. Акчаларны тотуны тикшерүдә Лаеш районы башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова катнашты.

Нармонка АҖ башкарма комитеты “СмолДорСтрой” ЧҖҖ подряд оешмасы белән Караишевода авыл урамнарын ремонтлауга контракт төзи. Мәктәп урамында – асфальт-бетон җәю, Солнечныйга вак таш салу. Кабул итү акты 2020 елның 30 ноябрендә имзалана, акча тулысынча түләнә.

Тикшерү барышында килешү буенча “ТР Лаеш районы капиталь төзелеш идарәсе” эшләр барышына техник контрольлек итәргә тиешлеге ачыклана. Эшләр сыйфатын подрядчы үзе – “АльфаСтройТ” ЧҖҖ дә контрольдә тотарга тиеш бит. “АльфаСтройТ” белгечләре бу объектта асфальтбетон капламнан алынган үрнәкләрне сынап карыйлар. Йомгаклау буенча пробалар нормативларга туры килә. Ягъни документлар буенча, юллар ремонтлауда хилафлыклар юк.

Николай Федонин җирлек башлыгы Артем Солягин һәм Нармонка авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Оксана Шишмарева белән урынга баралар. Әмма Мәктәп урамында юл капламын караганда капламны кисеп алган урын булмый. Әмма юл капламындагы тигезсезлекләр һәм ярыклар яхшы күренә. Әгәр таптаткач кимчелекләр ачыкланса, кагыйдә буенча, алар кисеп алынырга һәм кырыйлары битум яки битумлы эмульсия белән майланырга, асфальтбетон салынырга һәм таптатылырга тиеш. Юл читләрен вак таш белән ныгыту сыйфатсыз башкарылган һәм тигез түгел. Солнечный урамында башкарылган эш күләме смета исәбенә туры килә. Әмма урыны белән вак таш юк, җиңел машина белән үтеп булмый диярлек, чөнки вак таш капламын тигез таптатмаганнар.

Тикшерү “СмолДорСтрой” ЧҖҖ подряд оешмасы белән 2020 елның 16 октябрьдәге муниципаль  контракт кысаларында гражданнарның үзара салым акчаларының нәтиҗәсез файдаланылуын ачыклады. Техник күзәтчелек сыйфатлы булмаган, ул барлык эшләр төгәлләнгәч кенә үткәрелгән. Гади итеп әйткәндә, акчаларны алганнар, ә эшне азагына җиткермәгәннәр.

Тикшерүдән соң Нармонка авыл җирлеге  башкарма комитеты “СмолДорСтрой” ЧҖҖ адресына дәгъва белдерде һәм барлык җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте. Подрядчы бу таләпләрне үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка Лаеш районы бюджет лаешта реклама акча