Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар киләчәк һөнәрен үзләштерәләр

Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә «Контентмейкер» профильле лагере сменасын уздырдылар.

Лагерьны «Лайм» Арт-студиясе оештырды. Җиде көн дәвамында төрле яшьтәге 90 бала киләчәк һөнәрен үзләштерделәр, аңа инде бүген үк сорау бар. Лагерь программасы кысаларында вожатый-блогерлар балаларны контентны тикшереп, аны дөрес итеп кулланырга гына түгел, ә үзләренең уникаль иҗади продуктын булдырырга да өйрәттеләр. «Контентмейкер»да катнашучылар файдалы күнекмәләрне үзләштерделәр: телефонда видео монтажлау, фотоларны эшкәртү, видеороликлар, скетчлар сценарийларын язу, постларны дөрес язу, камера каршында чыгыш ясау, дөрес сөйләшү һәм фикерләрне төгәл формуллаштыру.

Смена программасы интернет-киңлектә куркынычсызлык мәсьәләләрен өйрәнү, социаль челтәрләрдә этикет, сыйфатлы һәм файдалы контентка үз карашыңны формалаштыра белүне читтә калдырмый.

Яшьләр үзәгендә балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне чираттагы тапкыр кунакчыл каршы алдылар. Республиканың барлык районнарыннан килгән балалар нәрсәгә дә булса өйрәнеп кенә калмадылар, ял да иттеләр һәм сәламәтлекләрен дә ныгыттылар.

«Контентмейкер» профильле сменасында катнашучылар социаль челтәрләрдә Матюшинода уздырылган вакыт турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар өчен бу атна чиксез иҗат, дустанә аралашу, мәзәкләр һәм юмор чоры булды. Балалар монда үзләрен бик яхшы хис иттеләр, тәмле итеп ашадылар, теләсә нинди зәвыкка спорт һәм физик культура белән белән шөгыльләнделәр. Алар бирегә тагын укырга, ял итәргә һәм дуслар табарга килерләр дип өметләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балалар лаешта реклама идел Яшьләр үзәге