Бер һөнәрне икесенә бүлгән гаиләләр
җәмгыять

Бер һөнәрне икесенә бүлгән гаиләләр

Лаеш районында Укытучы һәм остаз елын ачканда Илдус Зарипов 20 елдан артык педагогик стажы булган гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор фотосы.

Һөнәргә тугрылыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Лаеш районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

Трошиннар гаиләсе Владимир һәм Гөлнара. Владимир - күп профильле лицей директоры. Гөлнара - күп профильле лицейның инглиз теле укытучысы. Усадыда бергә эшлиләр.

Кореевлар гаиләсе Павел һәм Евгения. Павел - Олы Кабан урта мәктәбе директоры. Евгения - Столбище урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.

Габдрахмановлар гаиләсе Рифкать һәм Зөбәрҗәт. Рифкать - география укытучысы. Зөбәрҗәт - технология укытучысы. Лаешның 2нче урта мәктәбендә бергә эшлиләр.

Королев Анатолий һәм Наталья гаиләсе. Анатолий - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Наталья - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Икесе дә 2нче Лаеш урта мәктәбендә эшлиләр.

Волков Сергей һәм Резида гаиләсе. Сергей - химия һәм биология укытучысы. Резида - Никольский урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәлиуллиннар гаиләсе Айдар һәм Елена. Айдар - физкультура укытучысы. Елена - Урта Девятово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәсәновлар гаиләсе Илнар һәм Алсу. Илнар - физкультура укытучысы. Алсу - Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Гарәфиевлар гаиләсе Фәнис һәм Рушания. Фәнис - физкультура һәм ОБЖ укытучысы. Рушания –  Татар Янтыгы төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбият укытучысы.

Прасловлар гаиләсе Николай һәм Надежда. Николай - физкультура укытучысы. Надежда - 3нче Лаеш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Быел Прасловлар гаиләсендә бергә яшәүнең 40 еллык истәлекле вакыйгасы.

Таҗетдиновлар Җәүдәт һәм Язгөлем гаиләсе. Җәүдәт - физкультура укытучысы. Язгөлем - Столбище урта мәктәбенең математика укытучысы.

Чучкановлар гаиләсе Андрей һәм Наталья. Андрей - Лаеш техник-икътисад техникумы укытучысы. Наталья - балалар йорты тәрбиячесе.

 

Шәймөхәммәтовлар гаиләсе Радик һәм Алия. Радик - Имәнкискә урта мәктәбе ОБЖ укытучысы. Алия - Имәнкискә урта мәктәбе директоры.

 

 


Лаеш районы Укытучы һәм Остаз елы Бер һөнәрне икесенә бүлгән гаиләләр

Нет комментариев