Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фотоконкурс старт алды

​​​​​​​“Камская новь” газетасы сайтында “Көпчәкле җәй” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул итү башланды.

Гаилә белән җәй көне ял иткәндә төшерелгән иң матур фотоларны сайлагыз, анда сезнең балаларның роликларда, скейтта, велосипедта, самокаттта, электромобильдә, гироскутерда һәм башка имин көпчәкле дуслары белән төшкән рәсемнәрен электрон адреска җибәрегез: novaykama@yandex.ru.  Сез фотоларны “Камская новь”ның ВКонтакте социаль челтәрдәге төркеменә https://vk.com/kamsknov яисә бу адрес буенча газета редакциясенә тапшыра аласыз: 422610 ТР, Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт.

Конкурс 2022 елның 20 июненнән 20 июльгә кадәр үткәрелә. Рәсемнәр һәм коллажлар 2022 елның 12 июлен дә кертеп кабул ителә. Оештыручы – “Татмедиа” АҖ филиалы “Камская новь” газетасы редакциясе.Конкурсның иганәчесе “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе катнашучыларның барысына призлар әзерләде.

Призлар: SCARLETT кухня җыелмасы (блендер+ваклагыч); балалар өчен пазл-келәм (модульле артопедик); акыллы сәгатьләр.

Конкурс шартлары һәм призлар турында тулырак мәгълүмат http://laishevskyi.ru сайтының “Фотоконкурс” рубрикасында. Рәсемнәрегезне җибәрегез, катнашыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!

Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Фотоконкурс старт алды Көпчәкле җәй