Яшь гаилә торак алуга субсидия алды
җәмгыять

Яшь гаилә торак алуга субсидия алды

Булачак үзләренең яңа йортларында өч яшәүче артачак – балаларга зур йомшак уенчык аюлар бүләк иттеләр.

Мария Павлова фотосы, “Кама ягы”

Усадыда яшәүче Копыловлар торак алуга бирелгән акчаларны җир участогы булган йорт алуга тотачаклар.

Николай һәм Регина өч бала – ике ул һәм кыз – белән Усадыда коммерция ипотекасы буенча алган ике бүлмәле квартирда яшиләр. Гаилә ишәю сәбәпле ата-ана үз квадрат метрларын киңәйтергә уйлыйлар. Гаилә башлыгы интернетта “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программа тормышка ашырылу турында белдерү таба, хатыны белән киңәшләшкәч документлар тапшыра.

Лаеш районы бу ярдәмче программада катнашучылар арасына керә. Дәүләт яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга торак бәясенең 35%ы күләмендә субсидия бирә.

Күп балалы Копыловлар гаиләсенә шундый субсидия бирүне хуплыйлар. Ир белән хатынга торак бина алуга социаль түләү алуга хокук турындагы таныклыкны Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Ә балаларга зур йомшак аюлар бирделәр.

Регина Копылова сөйләгәнчә, алар Николай белән туйны 2016 елда үткәргәннәр. Ә инде бер елдан беренче сабыйлары Константин туган (ул бакчадагы чарада катнашу сәбәпле килә алмады), ә аннан ике елдан Кирилл һәм Ульяна дөньяга аваз сала. Ике бүлмәле квартир кысан була башлый. Ире торак мәйданын зурайту турында еш уйлавын өстәде, интернетта күргән белдерү ярдәм итә. Гаилә документларның туры килүенә һәм сертификат алуларына шат.

-Программа буенча сатып алыначак күчемсез милекнең мәйданы 90 кв. м.дан ким булмаска тиеш, шуңа күрә участогы булган йорт алырга телибез. Балаларга йөгерергә урын, бакча да булыр. Мин үзем авылда туып үстем, менә күңел иркенгә омтыла, - дип әйтеп китте Николай Павлович.

Яңа торак алуны гаилә яшәү шартларын яхшырту белән бергә балаларны хезмәткә өйрәтүне дә максат итә.

-Балалар саф һавада уйный алачаклар, һәрберсенең үз бүлмәсе булачак, чөнки аларның характерлары да төрле бит, - дип уртаклашты Регина Рәфкать кызы. – Балаларга авылда әбиләре янында булу бик ошый, вакыты белән бәлки йорт хайваннары да барлыкка килер.

Яшь әти-әни ишегалдында комлык, турник һәм баскетбол боҗрасы урнаштырырга ниятли. Ә үсеп килүче буынга әти-әниләренә кышлый кар көрәүдә, ә җәйли түтәлләр утауда ярдәм итәргә туры киләчәк.

Яшь парның танышлары һәм дуслары күп, алар да “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы белән кызыксынганнар. Копыловлар яшьләргә вакытны сузмаска,  мөмкинлектән файдаланып калырга киңәш иттеләр.


Усады Лаеш районы субсидия күп балалы гаилә

Нет комментариев