Лаешлылар кышны ничек озаттылар
Кышка һәм зәмһәрир гыйнвар салкыннарына алмашка яз ашыга: карачкыларны юеш кар һәм яңгыр яуганда яндырырга туры килде.
Сыйлы атнаның соңгы көннәрендә район буйлап җырлар, биюләр, коймаклар һәм карачкы яндырып халык күңел ачты.
Лаешта бәйрәмне Экстрим-паркта үткәрергә булдылар. Тирә-якта коймак исе. Төрледән-төрле уеннар һәм күңел ачулар, музыка, биюләр, җырлар, коймаклар, кайнар чәй, хуш исле пылау, атларда йөрү, сәүдә рәтләре һәм дуслары белән кышны озатырга һәм язны каршыларга килгән шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар. Уеннарны һәм бәйгеләрне Юлия Плескач, Юлия Туркова һәм башкалар оештырды. Лаешның №1 гимназиясенең “Мурзилки” иҗат коллективына йөрүче 5 ”А” сыйныф укучылары, Альбина Латыйпова, Елена Шәйхәттарова, “Жизнь прекрасна” ансамбле чыгыш ясады. Май чабу-2023 күңелле, матур үтте. Оештыручылар тырышканнар.
Лаеш ТОСлары да бәйрәм оештырдылар. Мәсәлән, Надежда Генералова җитәкчелегендәге “Сабантуй” ТОСы Май чабуга Урожайная урамында яшәүчеләрне чакырды. Барлык уеннар тәмамлангач һәм карачкы яндыргач та бер кеше дә таралмады. “Мәйданчыкта өмә үткәргәч язлый тагын бер бәйрәм оештырабыз”, – дип тәкъдим иттеләр микрорайонда яшәүчеләр. Ә Май чабуны үткәрүдә Марина Шастина һәм активист-волонтерлар ярдәм итте.
Май чабу гаиләдге бәйрәм кебек узды. Музыка яңгырады, балалар рәхәтләнеп көлде, коймаклар бәйгесендә олылар да катнашты. Өстәлләрдә куертылган сөт белән, кайнатма, бал, ит, уылдык белән коймаклар куелган иде.
Рождествено гөрләде: Май чабуны бар авыл каршылады. Күмер белән кайнаган самавыр чәе, кайнар коймак, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, карачкы яндыру да булды. Оештыручылар фотозона турында да онытмаганнар: талдан үрелгән читән җәлеп итте, анда әтәч белән тавык кунаклаган иде.
Никольскийда кышны барлык гореф-гадәтләрне саклап озаттылар. Монда шамакайлар, мичтә пешкән коймаклар белән эстафета, сәүдә рәтләре. Гаиләләре белән килделәр - ял көнен тагын кайда вакытны бергә шулай күңелле үткәрү мөмкинлеге бар. Май чабуны үткәрүдә “Весна” дуэты һәм Габишево мәдәни-спорт үзәге белгечләре дә катнашты, ямь өстәде. Никольскийда яшәүчеләр аларга рәхмәт әйттеләр.
Олы Кабанда баһадирлар көч сынашты. Кар һәм яңгырга карамастан, авыл халкы Май чабуны күңелле һәм дусларча каршылады – халык бәйрәменә дуслары һәм туганнары белән килделәр.
Столбищеда Май чабу карачкысын яндыруда янгын иминлеген Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте әгъзасы Иван Тоневский һәм “Феникс” отряды тәэмин итте - Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы.
Шуранда бәйрәм Кама ярында булды. Җил көчле булуга да карамастан, кунаклар күп иде. Май чабу атмосферасы тудыру өчен алып баручы Светлана Лотфуллина барлык кунакларга тематик костюмнар тараттты. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп “Күңелле стартлар”да катнаштылар, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр.
Күңелле музыка, тапкыр алып баручылар һәм бергәләп уйнарга һәм әйлән-бәйлән йөрергә риза булган кешеләр – бу искитмәле ял булды!
Нет комментариев