Язылыгыз һәм кар көри торган җайланма отыгыз
җәмгыять

Язылыгыз һәм кар көри торган җайланма отыгыз

“Татмедиа” АҖ үз әбүнәчеләре арасында матбугатка язылган өчен призлар уйната.

Акциядә катнашу өчен 2023 елның 21 гыйнварына кадәр почтада, редакциядә яисә интернет аша 2023 елның беренче яртысына “Татмедиа” АҖ чыгарган бер газетага һәм бер журналга язылу кирәк, аны үзегезгә җайлы ысул белән түли аласыз. Квитанцияләр күчермәләрен яки онлайн түләү турындагы кәгазьне элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтеп һәм “Акция” тамгасы белән җибәрү сорала. Аларны почта аша бу адреска җибәрергә була: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 яки e-mail podpiska@tatmedia.ru.

Араларында кар көрәү җайланмасы, телевизор, электр иттарткыч, вертикаль тузан суырткыч, электрогриль булган призлар 2023 елның 9 февралендә уйнатыла. Бүләкләрне тапшыру 2023 елның 16 февраленә планлаштырыла.

Акцияне оештыручы – “Татмедиа” АҖ. Акцияне үткәрү срогы 2022 елның 22 октябреннән 2023 елның 21 гыйнварына кадәр.

Реклама хокукында.

 


Лаеш районы камская новь кама ягы Язылыгыз һәм кар көри торган җайланма отыгыз

Нет комментариев