Хокук бозучыларга 3-4 мең сум штраф яный дип хәбәр итте “Татар-информ”га биоресурслар буенча ТР дәүләт комитеты хезмәткәрләре: “Хәзерге вакытта балык уылдык чәчәргә әзерләнә. Нәкъ менә шушы вакытта балык тоту һәвәскәрләргәдә, сәнәгать тә тыелган.
Элек бу урын бик популяр иде, әмма 2018 елда “Мишә елгасы тамагы” дәүләт табигый зоология тыюлыгы оештырылды, шул cәбәпле ел саен биредә балыкчылар саны кими бара”, - дип хәбәр итте биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының биологик төрлелекнең торышына дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ленар Кашапов.
Рейд иртән башланды. Анда катнашучылар территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшерделәр, ә аннары яр буен тикшерделәр. 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасы тамагында промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелде. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар тудыру өчен кертелә.
Нет комментариев