Илсур Дияров Татар Сараланындагы мәчетне капиталь ремонтлауга зур ярдәм күрсәтте.
Мәчет бинасы яңа түгел. Аны җылытасы, электриканы алыштырасы бар иде. Илсур Дияров ярдәме белән түбәндәге эшләр башкарылды: җылыту системасын һәм электриканы алыштырдылар, җылы идән урнаштырдылар. Хатын-кызлар өчен икенче ярус ясадылар.
Авыл халкы үз якташларына аларның проблемаларына игътибар һәм кайгыртуы өчен бик рәхмәтле.
Нет комментариев