Әниләр көне алдыннан Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов Туган илне саклаучыларның әниләре белән аралашты.
Автор фотосы
Әниләр көне – Җир йөзендә иң якты һәм җылы бәйрәм. Ягымлылыкларына, яхшылыкларына һәм киң күңеллелекләренә карамастан, безнең әниләрнең характерлары нык, түземлеләр һәм зирәкләр.
Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов уллары өлешчә мобилизация буенча чакырылган әниләр янында булды.
-Сезнең ярдәм, зирәклек һәм бетмәс көчегез һәрчак горурлык һәм ана даны үрнәге булыр, - дип билгеләп үтте Илдус Фатыйхович. – Сезгә зур рәхмәт, нык сәламәтлек, имин тормыш һәм бар теләкләрегезнең чынга ашуын телим! Бу көнне Ватанны саклаучыларның барлык әниләрен котлыйм. Балаларыгызга иң яхшы сыйфатларны бирүегез өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телим.
Нет комментариев