“Искиткеч әйдәман” конкурсының район этабы җиңүчесе билгеле булды
җәмгыять

“Искиткеч әйдәман” конкурсының район этабы җиңүчесе билгеле булды

Лаеш “Белогорье” яшьләр үзәгендә 2 февральдә “Искиткеч әйдәман - 2023” отряд әйдәманнары республика конкурсының муниципаль этабы узды, аны БДУ “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” һәм “Белогорье” яшьләр үзәге белән мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган.

Марина Шастина фотосы.

Лаеш районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән җиде отряд әйдәманы көч сынышты.

ЦВР директоры Марина Шастина хәбәр иткәнчә:

  • Конкурсның төп максаты – әйдәман абруен күтәрү, балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерларын стимуллаштыру.  Иҗади формада катнашучылар сәләтләрен, һәр ситуациядә укучылар белән уртак тел таба белүләрен, оештыручының лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр, шулай ук үз хыяллары, идеяләре турында сөйләделәр.

Эрудиция һәм белем ярдәмендә  барлык катнашучылар катлаулы биремнәрне үти алды.

Һәр тамашачыга да әйдәман эшенең иҗади һәм кызыклы булуы ачыкланды.

Соңгы сүз - жюри әгъзаларыннан.

“Искиткеч әйдәман - 2023” республика конкурсы муниципаль этабы җиңүчесе Лаеш Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәп укучысы Гайнуллина Виолетта булды (җитәкче Мария Гришина).

Икенче урынга 25 Октябрь исемендәге поселок урта мәктәбе укучысы Агата Маркелова ия булды (җитәкче Маркелова М.Н). Өченче урында Лаеш 1нче гимназиясе укучысы Валерия Коленова (җитәкчесе Мәхмүтова Е.С)

Шулай ук конкурста катнашкан бүтән катнашучыларда бүләксез калмады. Алар түбәндәге номинацияләрдә бүләккә ия булды:

  • “Иң иҗади әйдәман ” – Әдилә Гыйниятова,  Кече Елга урта мәктәбе ( җитәкче Садриева Ф.В.),
  • “Иң энергияле әйдәман” – Кристина Ледянкина, Лаешның 3нче мәктәп (җитәкче Тренина С.В.),
  • “Иң эрудицияле әйдәман” – Серафимова Багина, Хәерби урта мәктәбе (җитәкчесе Абдуллина Д.Г.),
  • “Иң игелекле һәм ярдәмчел әйдәман” – Камалиева Дилбәр, Державино мәктәбе (җитәкчесе Мустакимова Р.М.).  Катнашучыларның барысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз.

Җиңүче Виолетта Гайнуллинага конкурсның республика этабында уңышлар телибез.


Лаеш районы Искиткеч әйдаман Лаеш "Белогорье" үзәге

Нет комментариев