Казан укучылары Лаеш ягы музеенда яңа ел атмосферасына чумдылар
Казан шәһәренең 16 нчы Татар-инглиз гимназиясенең бишенче сыйныф укучылары Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда күңелле һәм файдалы көн үткәрделәр.
Безнең шәһәргә килгәч, балалар яңа ел атмосферасына чумдылар.
Башта музей директоры Фәридә Мортазина кунаклар өчен экскурсия үткәрде, Лаеш ягының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләде.
Аннары балалар һәм педагоглар обереглар үрү буенча мастер-класс үттеләр.
Алар шулай ук саф һавада булдылар, атларда йөрделәр һәм тимердән эшләнгән әйберләрнең ничек ясалганын белделәр.
Фото: Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев