Ислам милли аш-суын яратучылар Халыкара икътисади форум уздырылган көннәрдә кайбер илләрнең традицион ризыкларыннан авыз итә алачак.
Азәрбайҗан ашларын яратучыларны бу көннәрдә “Татарская усадьба” ресторанында көтәләр. “Гусь” ресторанында Алжирдан аш-су осталары эшли. «Туган авылым» ресторан комплексында теләгән һәркем төрек ашларын татып карый алачак. Иран буйлап гастрономия сәяхәтенә “Чирәм” ресторанына барып була. Казанның милли кафесы үзбәк ашлары белән сөендерәчәк.
Шуңа күрә Казан картасында аталган урыннарны табыгыз һәм яңа тәм хисләрен кичерегез.
Нет комментариев